Югары Ослан интернат-йортында кинотерапия

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта кинотерапияне уңышлы кулланалар. Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар фильмнар карыйлар. Бигрәк тә картлар иске совет кинокартиналарын яраталар. Киносеанслар программасы яшәүчеләрнең теләкләре буенча төзелә.

«Кинотерапия – төркемле терапиянең бер төре, – дип билгеләп үтә Юлия Иванова. – Кинофильмнар карау – безнең өлкәннәребезнең яраткан шөгыле. Һәр сеанстан соң күргәннәр турында фикер алышу оештырабыз. Тернәкләндерү эффекты күзгә ташланып тора: өлкәннәр һәм инвалидлар тынычланалар, аралаша башлыйлар, аларның танып белү функцияләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынулары үсә». Үзенә ошаган фильмнарның сюжетларын интернат-йортта яшәүчеләр «Иҗат шатлыгы» түгәрәге дәресләрендә кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International