Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Мәрхәмәтлек маршрутлары» республика конкурсында катнашканнар.
Проект Татарстан Республикасында хәйриячелекнең игелекле традицияләрен өйрәнүгә багышланган. «Асылташ» социаль приютыннан дүрт катнашучы компетентлы жюри хөкеменә «Безнең горурлыгыбыз» номинациясендә видеоролик тәкъдим итте. Алабуганың танылган сәүдәгәр Стахеевлар династиясенең хәйрия эшчәнлеге, Боровецкий гыйбадәтханәсен төзүдә катнашуы өйрәнү объекты булды.
8 сентябрьдә «Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр башка призерлар белән бергә Казанга бүләкләү тантанасына чакырылган иде. Конкурс лауреатларына тантаналы шартларда дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.