Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина «Милли проектларны цифрлаштыру һәм гамәлгә ашыру контекстында мәгариф системасын үстерү: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү мөмкинлекләре» темасына муниципальара семинарда катнашты.
Чара Алексеевск һәм Чистай районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен оештырылды.
Семинар кысаларында Наилә Ильяс кызы «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә музейда әкият терапиясе» темасына мастер-класс күрсәтте, аның барышында арт-терапия куллану буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук «Музейда әкият терапиясе: мәче белән сәяхәт» технологиясе буенча эш элементларын күрсәтте.