Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «АБВГДейка» программасы кысаларында хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова социаль хезмәт алучылар белән шәхси дәресләр үткәрә. Программа кешеләрнең интеллектуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып эшләнгән. Программаның бурычы исәп-хисап һәм язуга өйрәтү генә түгел, ә мөстәкыйль яшәү өчен кыйммәтле күнекмәләр бирү.
Әйтик, интернат-йортта яшәүчеләр кибеттә, почтада үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр, белгечләр учреждениедә яшәүчеләргә күршеләре белән аралашырга, телефон аша сөйләшергә ярдәм итәләр.
Программаның яңалыгы – дәресләрнең комплекслы эчтәлеге. Материал эчтәлеге социаль хезмәт алучының психология һәм физиология үзенчәлекләрен исәпкә ала.
Программаның төп идеясе – социаль хезмәт алучының танып-белү, физик, эмоциональ һәм социаль үсешен тәэмин итү.
Программаның максаты: белем, осталык һәм күнекмәләр алу өчен генә түгел, психик процессларны (игътибар, хәтер, фикер йөртү), логик фикерләү формаларын үстерү, инициатива формалаштыру, мөстәкыйльлек, алынган белемнәрне тормыш эшчәнлегендә куллана белү өчен шартлар тудыру.