«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар А.Р. Җамалетдинова һәм Г.Б. Миронов профилактик характердагы чара үткәргәннәр. Аның максаты – террорчылык акты яисә тоткыннарны алу куркынычы вакытында балигъ булмаганнарның үз-үзеңне дөрес тоту тәртибен формалаштыру.
Тәрбиячеләр балалар белән «Терроризм куркынычы янаганда гамәлләр» темасына инструктаж үткәрделәр. Аннары практик өлештә балалар олылар белән берлектә гадәттән тыш хәлдә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыттылар.