«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Казанның Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Куркынычсызлык мәктәбе» дигән түгәрәк өстәл уздырганнар.
Яшьләр арасында экстремистик агымнарны профилактикалауга, терроризм һәм экстремизм күренешләренә, этномәдәни һәм конфессиональ кыйммәтләргә карата ихтирамсыз мөнәсәбәткә каршы тору максатыннан үткәрелгән чара 98нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Чара барышында балигъ булмаганнар экстремизмның нәрсә икәнлеге, аны «сүз ирегеннән» ничек аерырга, экстремистик төркемнәр әгъзасы булмау турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар.
Кейс-чемпионат форматында балалар экстремаль ситуацияләрдә үз-үзләрен яклау вариантларын һәм алымнарын өйрәнделәр.