Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш бирүче көне үткәрде

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ өчен эш бирүче көне үткәргән. Эш эзләүчеләргә ташчы, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь, автомототранспорт чараларының техник торышы контролеры, кран машинисты, әйдәп баручы бухгалтер, юрисконсульт һ.б. һөнәрләр буенча 20 эш урыны тәкъдим ителгән.

Эш бирүче көне барышында гражданнар эш бирүче вәкиле белән шәхси әңгәмәдә тәкъдим ителә торган вакансияләр буенча, эш бирүченең таләпләрен исәпкә алып, хезмәткә түләү системасы, социаль гарантияләр мәсьәләләре буенча тулы мәгълүмат алдылар.

Әлеге чарада 15 кеше булды, шулардан 6 кандидатура эш бирүче тарафыннан әлеге предприятиедә эшкә урнашу ихтималы өчен карауга кабул ителде. Барлык гражданнар да мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International