Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә экстремизмны профилактикалау

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Иҗтимагый мохиттә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе булып аларны профилактикалау тора. Шушы максаттан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында чаралар дәвам итә.

Мәсәлән, Менделеевск районы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безгә тынычлык кирәк!» рәсем конкурсы узды. Конкурста көндезге төркемнең социаль хезмәт алучылары катнашты. Чараны Никитина Т.С. гаилә белән эшләү буенча белгеч оештырды.

Көндезге төркемдә катнашучылар иҗат процессына бик теләп кушылды. Өлкәннәр һәм инвалидлар үзләренең рәсемнәрен тәкъдир иттеләр, аларның мәгънәсе турында сөйләделәр. Иң яхшы рәсем приз алды һәм стендка куелды.

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өйдә социаль хезмәтләр алучыларга «Террорчылыкка каршы куркынычсызлык» дигән видеоролик күрсәткәннәр.

Чара куркынычсызлык чараларына кагылышлы белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән иде. Үзәк карамагындагылар таныш булмаган әйбер ачыкланган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International