«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән «Куркынычсыз аралашу кагыйдәләре. Социаль челтәрләрдә экстремизм чагылышы» дигән төркемле чара узган.
Дәреснең максаты – балаларны интернет челтәрендә тарала торган, аларның сәламәтлегенә, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау.
Әңгәмә барышында интернет-җәмгыятьләрдә очрашырга мөмкин булган куркыныч янаулар, социаль челтәрләрдә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштылар.
Чара ахырында яшүсмерләргә тематик белешмәләр таратылды.