«Астра»да ике конфессия вәкилләре булды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ике дини конфессия вәкилләре белән очрашу узган. Алабуганың Җәмигъ мәчете имамы Фәнзил хәзрәт һәм Илья атакай яшүсмерләр белән әхлак һәм тынычлык дәресе үткәргәннәр.

Кунаклар дөньядагы куркыныч һәм катлаулы күренешләр, сәяси һәм дини экстремизмның аермасы, экстремистик символика һәм әдәбият танылуы, көч куллануга түземсезлек, толерантлык, игелек һәм мәрхәмәтлелек, төрле милләт һәм дин вәкилләренең тату яшәве турында сөйләделәр. Ике оратор да һәр кешедә кешелек язмышы өчен җаваплылык хисе һәм экстремистик хисләргә юл куймый торган тотрыклы тормыш позициясе формалашуның мөһимлеген билгеләделәр.

Балалар кунакларның сорауларына актив җавап биреп, диалогка кушылдылар. Очрашу балалар өчен генә түгел, үзәк педагоглары өчен дә эмоциональ яктан бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International