«Опека» үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны уяу һәм сак булырга өнди

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Әлмәт «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан «Терроризм. Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән сәгать уздырылды.

Террорчылык куркынычы туган очракта үз-үзеңне тоту белемнәрен формалаштыруга юнәлтелгән чарада социаль хезмәт алучылар катнашты. Катнашучылар игътибарына «Ничек террорчылык корбаны булмаска» дигән видеоматериал тәкъдим ителде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, террорчылыкка каршы көрәшнең мөһим шарты – гражданнарның терактларга каршы тору, куркыныч шартларда үзләрен дөрес тоту.

Видеофильм карау барышында «террорчылык», «экстремизм», «террорчылык» төшенчәләре билгеләнде, шулай ук террорчылык эшчәнлеге субъекты характеры һәм юнәлеше буенча терроризм классификациясе каралды.

«Террорчылык актына алдан әзерләнү мөмкин түгел, шуңа күрә әлеге чараның максаты шәхси куркынычсызлык һәм уяулык кагыйдәләре белән танышу булды», – дип билгеләделәр үзәк хезмәткәрләре.

Соңыннан очрашуда катнашучыларга «Терроризм. Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре» буклетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International