Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшелчәдән фреш» дигән күңелле стартлар узган. Анда 42 реабилитант һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Катнашучылар, «Помидорлар» һәм «Баклажаннар» дигән 2 командага бүленеп, тизлек, җитезлек һәм зирәклек өчен «Яшелчәләр җыегыз», «Бәрәңгене күчерегез», «Винегрет ясагыз» ярышларында катнаштылар, шулай ук серләрне чишүдә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Соңыннан барлык катнашучылар һәм кунаклар татлы бүләкләр алдылар.