8 сентябрьдә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды ТР Иҗтимагый палатасында узган «Мәрхәмәтлек маршрутлары» проект-конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасын уздырды.
ТР Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты командасы «Безнең горурлыгыбыз» номинациясендә конкурс лауреаты булды.
Конкурска өч номинациядә («Очерк», «Презентация», «Видеоролик») 100дән артык эш тәкъдим ителде. «Мәрхәмәтле сәүдәгәр Хәкимбай» эше (авторлары – Айгөл А., Роман А., Роман К., җитәкче – тәрбияче Булатова Э.Н.) «Видеоролик» номинациясендә финалистлар исемлегенә керде.
Иҗат төркеме лауреат дипломы һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы укучыларга һәм аларның педагогларына муниципаль район территориясендә яшәүче кешеләрнең тарихын өйрәнү һәм хәзерге заман хәйриячелеген яктырту буенча башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.