Эльмира Зарипова социаль партнерлар белән очрашты

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Россиянең Нефтегазстройпрофсоюзы рәисе Александр Корчагин һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин белән эшлекле очрашуы узды.

Чара бу көннәрдә Казанның Хезмәт сараенда нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәри берлеге президиумының күчмә утырышы кысаларында узды. Аның эшендә тармакның профсоюз берләшмәләре җитәкчеләре катнашты, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тармак предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар оештырылды.

Очрашуларда социаль партнерлык темалары, нефть-газ тармагы һәм предприятиеләрнең үсеш перспективалары, киләчәк хезмәттәшлек аспектлары күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International