Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Габделәхәтова Фәйрүзә социаль хезмәт алучылар өчен террорчылыкка каршы мультфильмнар карау оештырган.
Әлеге чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә терроризм турында күзаллау формалаштыру иде. Роликлардан балалар террорчылык актларының төрләре (тоткынга алу, пассажирлар белән бергә транспорт чараларын куып китү, шартлау) турында белделәр, шулай ук һәр очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Видеороликларны караганнан соң балалар актив рәвештә каралган сюжетлар турында фикер алыштылар, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.