«Изгелек»тә рәсем күргәзмәсе оештырылды

2022 елның 9 сентябре, җомга

9 сентябрь көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында «Терроризмнан башка киләчәк» дигән рәсемнәр күргәзмәсе булды.

Дәреснең максаты төрле милләт вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү, террорчылыкка каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Белгеч катнашучыларга агрессиясез киләчәк турында уйланырга тәкъдим итте. Катнашучылар явызлыкка урын булмаячак җәмгыятькә үз карашларын төсле рәсемнәр аша җиткерделәр.

Дәрес ахырында балалар бер-берсе турында кайгыртырга, елмаерга һәм яхшы сүзләр әйтергә, берләштерергә, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны кайгыртырга, табигатьне сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар һәм бер-берсенә карата игътибарлырак булуларын ассызыкладылар.

Чарада тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International