Уен бүлмәсе Азнакай интернат-йортында ачылды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта уен бүлмәсе ачылды. Ачылу тантанасында «Барс» спорт мәктәбе директоры Сәлимов Марсель һәм Актүбә бистәсенең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.

«Быел безнең интернат-йортыбыз «Татнефть» – «Игелек энергиясе» хәйрия фонды гранты җиңүчесе булды. Әлеге конкурска без «Такта уеннары – һәркем өчен уеннар» проектын тәкъдим иттек. Проектның максаты – өлкәннәрне һәм Инвалидларны тернәкләндерүнең актив формалары өчен шартлар тудыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы мотивация формалаштыру», – дип хәбәр иттеләр Азнакай интернат-йортында.

Грант акчасына уен бүлмәсе корнхолл, бочча, джакколо кебек заманча адаптив такта спорт уеннары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен өстәл теннисы да куелды.

Учреждение белгечләре билгеләп үткәнчә, интернат-йортта өстәл уеннары буенча күнекмә дәресләре эшләнгән һәм иң яхшы уенчыларны ачыклау өчен ярышлар планлаштырылган. Бу декабрьдә такта уеннары фестивален үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International