Лаеш тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы ункөнлек

2022 елның 9 сентябре, җомга

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм хезмәткәрләр өчен мәгълүмати-өйрәтү чаралары сериясе уза.

Социаль хезмәт алучылар белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләрне ныгыту максатыннан инструктажлар үткәрелде. Ә 3 сентябрьдә балалар «Беслан фаҗигасе» хәтер акциясендә катнашып, «Терроризмсыз тынычлык» темасына рәсемнәр ясадылар.

Хезмәткәрләр белән учреждениедә террорчылыкка каршы саклану буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук кораллы һөҗүм очрагында персоналның гамәлләрен тикшерү буенча укыту күнегүләре уздырылды.

Учреждение фойесында көн дәвамында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы юнәлештәге видеороликлар трансляцияләнә.

Социаль педагог Татьяна Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, чаралар терроризмга һәм экстремизмга каршы тору нигезләрен формалаштыруга, төрле тормыш шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен куллануга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International