Казан паркларында вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак

2022 елның 9 сентябре, җомга

9 сентябрьдә Казан шәһәрендә Горький һәм «Крылья Советов» паркларында вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак.

Казанлылар предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашачак һәм актуаль вакансияләр турында беләчәк. Эш эзләүчеләргә эшкә юнәлеш бирәчәкләр һәм алар өчен эш эзләү буенча мастер-класслар оештырачаклар. Моннан тыш, теләүчеләр мәшгульлек һәм социаль яклау хезмәтләре белгечләреннән консультацияләр алу мөмкинлегенә ия булачак.

Күчмә ярминкәләр турында тулырак мәгълүмат 8(843)562-48-16 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International