Бүген Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кемнең баласы?» дигән дәрес узды. Укучыларны мавыктыргыч формада кыргый һәм йорт хайваннары һәм аларның балалары белән таныштырдылар.
Тәрбияләнүчеләр хайваннарның кайда яшәүләре, нәрсә белән тукланулары турында белделәр. Балалар җәнлекләрнең балаларын олы хайван рәсеме белән туры китерделәр.
Тәрбияче Елена Тарасова фикеренчә, мондый уен дәресләре барышында игътибарлык, фикер йөртү, сөйләм үсә, сүзлек запасы үсә. Моннан тыш, балалар хайваннар дөньясы турында күзаллыйлар һәм табигатькә сакчыл карарга өйрәнәләр.