«Экстремизмга – юк!»: республикада профилактик чаралар дәвам итә

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре терроризм идеологиясенә каршы көрәшкә багышланган профилактик чараларда актив катнашалар.

Әйтик, ТР Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Аида Колезнева белән «Терроризмга юк дип әйтик!» чарасын оештырган. Чара Югары Ослан урта мәктәбе укучылары катнашында узды.

Әңгәмә барышында балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, теракт куркынычы булган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчыларга нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашу ахырында барлык укучылар да «Теракт куркынычы янаганда гамәлләр» дигән белешмәлек алдылар.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Терроризм – җәмгыятькә яңа куркыныч» дигән темага танып-белү сәгате узды. Учреждение тәрбиячесе Ирина Телицына шәхси куркынычсызлык өчен кирәкле күнекмәләрнең әһәмиятен ассызыклады. Белемнәрне ныгыту өчен интернат-йортта яшәүчеләр терактларны булдырмау чаралары турындагы видеороликны карадылар. Учреждение белгече билгеләп үткәнчә, экстремизм күренешләрен иң нәтиҗәле профилактикалау ысулы – толерантлыкны формалаштыру. Шул максаттан дәрестә катнашучылар «Кар бөртеге», «Домино» кебек уеннар уйнадылар. Коллаж өстендә эш коллектив әгъзалары арасында үзара ярдәмләшү, аңлашу һәм дуслык үсешенә ярдәм итте.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы ункөнлек кысаларында учреждение холлында террорчылыкка каршы тематика буенча видеороликлар күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар өчен «Терроризмның киләчәге юк» тематик күргәзмәсе оештырылды.

Интернат-йортта яшәүчеләр террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары турында фикер алыштылар, шулай ук террорчылык акты янаганда инструкция язылган белешмәлекне игътибар белән өйрәнделәр.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үткәргән чаралар террорчылык һәм экстремистик идеология чагылышларына түземсезлек тудыруга, шулай ук социаль, этник һәм конфессиональ нигездә конфликтларны профилактикалауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International