«Исток-Башлангыч» үзәге социаль педагогы уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова 6нчы социаль участокта «Юл хәрәкәте билгеләрен Һәрвакыт истә тот» дигән уен уздырган. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм район халкы катнашты.

Чараның максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аңлы караш тәрбияләү һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру.

Дәрес барышында социаль педагог балаларны юл хәрәкәте билгеләре белән таныштырды. Балалар билгеләрнең кисәтүче, тыючы, мәгълүмати-күрсәткеч булуларын, шулай ук сервис билгеләре барлыгын белделәр.

Балигъ булмаганнар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатладылар, юлларда балаларның җәрәхәтләнү сәбәпләре турында фикер алыштылар.

Балалар зур кызыксыну белән юл тематикасына табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Ахырда катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International