Югары Ослан интернат-йорты китап сөючеләре әдәби кичә үткәрделәр

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен әдәби кичә оештырылган. Аны рус әдәбияты классигы А.И. Купринның туган көненә багышладылар.

Культорганизатор Наталья Котова укучыларга язучының биографиясеннән кызыклы фактлар сөйләде. Өлкәннәр А.И. Купринның каләменә бәйле әсәрләрне искә төшерделәр.

Белгеч катнашучыларга «Куприн – таныш һәм таныш булмаган» викторинасында катнашырга тәкъдим итте. Социаль хезмәтләр алучы Надежда Лепихина беренче урын яулады.

Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар интернат-йортта яшәүчеләрнең танып-белү функцияләрен үстерә, аларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын уята, командада аралашырга өйрәтә. Чара ахырында өлкәннәр китапханәдән язучының әсәрләрен алдылар, һәркем А.И. Купринның иҗаты белән якыннанрак танышырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International