Салкыннар алдыннан өлкәннәр белән әңгәмәләр – янгыннарны кисәтү буенча иң нәтиҗәле эш формаларының берсе. Шушы максаттан Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре районның ялгыз өлкәннәр яши торган торак пунктларына профилактик рейдлар үткәрәләр.
Үзәк хезмәткәрләре җылылык җиһазларының торышын тикшерәләр, инструктажлар үткәрәләр, кагыйдәләрне аңлаталар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тараталар.
Моннан тыш, белгечләр мичне даими рәвештә чистартырга, ярыкларга юл куярга ярамый, дип искәртте. Мич янында тиз янып китергә мөмкин булган материаллар һәм җиһазлар урнаштыру тыела.