Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча чаралар дәвам итә.
Мәсәлән, «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре «Ата-аналар университеты» утырышында җәмәгать урыннарында балаларны контрольдә тотуны көчәйтү кирәклеге турында сөйләделәр. Мәгълүматны ныгытырга «Шикле әйбер тапсагыз», «Куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга» буклетлары ярдәм итте.
Ата-аналар белән террористик оешмалар һәм аларның иҗтимагый куркынычлары турында әңгәмә уздырдылар, балигъ булмаганнарның экстремистик төркемнәрдә катнашуы билгеләре, җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары турында искә төшерделәр.
Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приютында педагоглар Филиппова С.Г. һәм Нетребина В.И. «Куркынычсызлык кагыйдәләрен катгый үтәү» дигән темага әңгәмә уздырганнар. Укучылар приют буенча экскурсия үткәрделәр, анда чыгу юллары белән таныштылар, шулай ук террорчылык акты янаган очракта бинадан эвакуацияләү буенча инструкцияне искә төшерделәр.