Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре «Экстремизмга – юк!» декадасына багышланган чара уздырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар стенгазета әзерләделәр, террорлык акты янау вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекция тыңладылар, шулай ук «Экстремизмга – юк!» дигән буклетлар алдылар.
Чара дискуссия белән тәмамланды: өлкәннәр кызыксындырган барлык сорауларга җентекле җаваплар алды.