Бүген, 7 сентябрьдә, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр психолог Чулпан Галләмова белән бергә Җиңү паркында булып кайтканнар.
Чара «Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында узды һәм социаль хезмәтләр алучыларның туган як тарихына карата танып белү кызыксынуларын үстерүгә, шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышу аша патриотик хисләр формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Сәфәр барышында психолог парк тарихы турында сөйләде. Тернәкләнүчеләр геройлар һәм тыл хезмәтчәннәре аллеясында булдылар.
Экскурсия азагында социаль хезмәт алучылар үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Аларның күбесе вакытны күңелле үткәрүләрен билгеләп үтте.