Эвакуация буенча күнекмә «Юлдаш» интернат-йортында узды

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында 6 сентябрьдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, шулай ук террорчылык акты янаганда учреждение бинасыннан персонал һәм хезмәт алучыларны эвакуацияләү буенча күнекмә дәресләр үткәрелгән.

Интернат-йорты хезмәткәрләренең күнекмә үткәргән вакытта гамәлләре эзлекле иде һәм инструкцияләргә туры килде. Тренировкалар процессы оешкан төстә үтте. Учреждениедә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау, куркыныч янау шартларында учреждение персоналының адекват гамәлләргә әзерлеген арттыру максатыннан директор урынбасары Рөстәм Нуретдинов учреждение хезмәткәрләре арасында инструктаж үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International