«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Динә Тимофеева «Экстремизмга юк дип әйтик!» дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә тирә-юньдәгеләргә толерантлык мөнәсәбәтен үстерүгә, көч куллануга һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.
Әңгәмә вакытында социаль хезмәтләр алучылар экстремизм һәм терроризм төшенчәләрен карадылар, хәзерге җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Динә Тимофеева укучыларга төрле штаттан тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген искәртте.
Чара ахырында социаль хезмәтләр алучылар «Без экстремизмга каршы» дигән плакат ясадылар.