5 сентябрь көнне Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Белем көне» уздырылды.
Балалар өчен бәйрәм тамашасы әзерләделәр. Балалар Буратино белән бергә Төлке Алисә һәм Мәче Базилио урлаган портфель эзләп, Ахмаклар иленә киттеләр, әмма хәйләкәр Карабас-Барабас алар өчен сынаулар әзерләде. Нәни тернәкләнүчеләр сынауны уңышлы үтеп, Буратино портфелен кире кайтарды.
Бәйрәм ахырында балалар «Детские домики» хәйрия фондыннан канцелярия җыелмалары алдылар.