Кичә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта террорчылыкка каршы өйрәнүләр үткәргәннәр, өйрәнү барышында ашханәгә шартлаткыч җайланма салынган. Шартлау җайланмасын саклау хезмәткәре видеокүзәтү камералары ярдәмендә күреп алды.
Саклау хезмәткәре сигнализация кабызды һәм тавыш көчәйткеч аша интернат-йорт бинасында террорлык акты куркынычы турында хәбәр итте. Аннан соң техник персонал һәм саклау хезмәткәрләре эвакуация чыгышларын ачтылар.
Директор һәм белгечләр социаль хезмәт алучыларны интернат-йорт бинасыннан чыгардылар.
Чара ахырында җитешсезлекләрне билгеләп, аларны бетерүгә бурычлар куеп, тренировкага йомгак ясалды.
Коллектив һәм яшәүчеләрнең эшчәнлегенә гомуми бәя – «канәгатьләнерлек».