Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында «Экстремизмга – юк!» декадасы башланды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә гадәттәгечә бу датага багышланган чаралар үткәрелә.
Мәсәлән, Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт тәрбиячесе Л.В. Җамалетдинова «Бесланның ак фәрештәләре» дигән батырлык сәгате оештырган. Чара барышында өлкәннәр соңгы елларда дөньяның күп кенә илләрендә куркыныч терактлар, Беслан мәктәбендә фаҗига турында белделәр, бу вакыйгалар турында видеороликлар карадылар. Аннары Людмила Җамалетдинова социаль хезмәт алучылар арасында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде. Ул шартлаткыч җайланмаларга охшаш шикле предметлар ачыкланган очракта, шулай ук интернат-йорт территориясендә терактка янау очрагында гамәлләр алгоритмын конкретлаштырды. Чара азагында катнашучылар террорчылык актларының барлык корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «3 сентябрь – Хәтер һәм кайгы көне» дигән чара узган. Балалар Бесландагы фаҗига турында презентация карадылар, терроризм, экстремизм төшенчәләре белән таныштылар, һәлак булганнарны искә алдылар һәм ак шарлар җибәрделәр, рәсемнәр ярдәмендә терроризмга мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Илмира Әюпова 9 сыйныф укучылары өчен «Беслан – җир шарының кайгысы» дигән тематик чара үткәргән. Укучылар Бесланда һәлак булган балаларны һәм өлкәннәрне искә алдылар.
Әлмәт «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә социаль хезмәтләр алучылар белән бергә катнаштылар. Акциядә катнашучыларга чәчәкләргә су сибәргә тәкъдим иттеләр – шулай итеп террорчылык корбаннарын искә төшерделәр.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шулай ук Беслан фаҗигасенә багышланган хәтер сәгате үткәрелгән. Тернәкләнүчеләрнең әти-әниләре игътибарына 2004 елның беренче сентябреннән өченче сентябренә кадәр шәһәрнең 1нче мәктәбендә булган вакыйгалар хроникасы төшерелгән документаль ролик тәкъдим ителде.
Роликтан соң уяулык һәм битараф булмау турында әңгәмә үткәрелде. Куркынычсызлык тәэмин итүнең төп пунктлары ассызыкланды.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без хәтерлибез. Без кайгырабыз» чарасы узды. Анда кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Педагог укучыларга җәмгыять өчен террорчылык күренешенең куркынычлыгын аңлатты. Аннары балалар кәгазьдән күгәрчен фигураларын ясадылар. Акция бер минутлык тынлык белән тәмамланды.