Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә уку тренировкасы узган

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Террорчылыкка каршы эшчәнлекне тәэмин итү буенча чаралар планы нигезендә 2 һәм 5 сентябрьдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә теоретик дәрес һәм тренировка үткәрелгән.

Чараның максаты – террорчылык акты янаганда җитәкче состав һәм персоналның үз-үзен тоту күнекмәләрен булдыру.

Тренировкалар барышында кораллы җинаятьчеләр һөҗүм иткәндә, бинадан социаль хезмәт алучыларны һәм хезмәткәрләрне куркынычсыз һәм вакытында эвакуацияләү буенча күрсәтмәләр каралды.

Белгечләр гадәттән тыш хәл вакытында гамәлләр алгоритмын карады. Тренировкалардан соң хаталарга анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International