«Безнең йөрәкләрдә Беслан фаҗигасе» хәтер сәгате

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

«Безнең йөрәкләрдә Беслан фаҗигасе» хәтер сәгате

Узган җомгада, 2 сентябрьдә, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 4 урта мәктәп укучылары өчен «Безнең йөрәкләрдә Беслан фаҗигасе» дигән хәтер сәгате уздырылган.

Әлеге чарада Зәй муниципаль районы ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Алексей Алексеев, «Застава» хәрби-спорт патриотик клубы директоры Антон Миронов, Зәй «Гвардия» хәрби-эзләү отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Регина Хуҗина, Зәй шәһәренең дин әһеле Николай атакай, шулай ук Зәй шәһәре һәм Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин катнашты.

Үзәк белгечләре укучыларга терроризмның нәрсә икәнлеге, аңа ничек каршы тору турында, терактлар янау шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә һәм терроризм янавына каршы көрәштә бердәмлек кирәклегенә аерым игътибар бирелде.

Укучылар «Беслан: сентябрь мәңгегә» презентациясен игътибар белән тыңладылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, шуннан соң ведомство кунаклары террорчылык акты янаганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен, террорчылык акты өчен җинаять җаваплылыгын җиткерделәр. Николай атакай һәм имам Фатыйх хәзрәт Нуруллин балаларга кешеләрнең төп рухи кыйммәтләре һәм бер-берсен хөрмәт итергә кирәклеге турында сөйләделәр.

Чара ахырында 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда узган вакыйгалар турында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган видеоролик тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International