Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узган.
Балаларга террорчылык актлары янау вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, мондый катлаулы хәлләрдә куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр. Балалар тәрбиячеләр белән ашыгыч ярдәм телефоннарын яттан өйрәнделәр. Ә тематик роликлар һәм мультфильм авыр хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белемнәрен ныгытты.