Менделеевскиның «Кама таңнары» социаль приюты тәрбиячеләре С.Г. Биктимирова һәм Г.Б. Миронов «Экстремизмга – юк» айлыгына багышланган чара уздырганнар.
Балаларга экстремизм һәм терроризм күренешләре, төрләре һәм максатлары, терроризмның яңа юнәлешләре турында сөйләделәр, шулай ук бу антисоциаль күренешкә ничек каршы торырга өйрәттеләр.
Чара ахырында балалар бу темага шигырьләр укыдылар.