«Кайгырту» приютында террорчылыкка каршы чара

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

3 сентябрьдә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз» дигән чара узган. Педагог Наилә Дәүләтшина балаларга 2004 елда Бесланда булган куркыныч вакыйгалар турында сөйләде.

Чараның практик өлешендә балалар террорчылык актында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, тәкъдим ителгән хәлләр турында фикер алыштылар. Дәрес нәтиҗәләре буенча балалар һәр ситуациядә сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чара ахырында балалар «Террорга каршы бергә» дигән стенд әзерләделәр, Бесланда һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минутлык тынлык игълан иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International