Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан бина фойесында «Без тынычлык сайлыйбыз» дигән мәгълүмати стенд әзерләгәннәр.
Акциянең максаты халыкта толерантлык тәрбияләү, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай мөнәсәбәттә булу иде.
Стендта кешеләрнең терроризмга каршы бердәмлеген күрсәтүче белешмәлекләр һәм рәсемнәр тәкъдим ителде.