Экстремизмга каршы көрәштә бердәмлек билгесе буларак хәтер акциясе «Өмет»тә узды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Ак шар» акциясе уздырганнар.

Чара Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика программасы кысаларында оештырылды һәм Бесландагы фаҗига корбаннарын искә алуга багышланган иде.

«Мондый куркыныч һәм фаҗигале вакыйга турында онытырга ярамый, киләчәктә мондый хәлгә юл куймас өчен, аны истә тотарга кирәк», – дип билгеләп үтә белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International