«Ышаныч» үзәгендә Республика көне

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Республика көнен билгеләп үткәннәр. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан үзәктә төрле чаралар оештырылды: «Яратам сине, Татарстан» темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе, «Республика көне» асфальтта рәсем конкурсы, «Казан – син йөрәктә мәңгегә!» әңгәмәсе.

Балаларга Татарстан Республикасы көне барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, әлеге дәүләт бәйрәмендә нинди социаль-мәдәни чаралар уза, татарстанлылар ничек бәйрәм итә, шундый сораулар турында сөйләделәр.

Балалар Казанның һәм республиканың истәлекле урыннары турындагы видеороликны карадылар, шулай ук дәүләт символларын – Татарстанның гербын һәм флагын искә төшерделәр һәм карадылар. Аннары үзәктә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы картасында үзләре, туганнары һәм дуслары яшәгән торак пунктларны таптылар.

Бәйрәм ахырында үзәк белгечләре балаларга үз илләренең һәм республикаларының лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International