«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән сәламәт туклану турында сөйләштеләр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тәмле тарихлар» дигән чара узган.

Чараның максаты – дөрес туклану, яшелчәләрнең файдалы үзлекләре, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү турында күзаллау формалаштыру.

Җәй дәвамында приютта тәрбияләнүчеләр теплицада помидор, чөгендер, бәрәңге, кыяр, кишер, борчак, борыч, сарымсак, петрушка үстерделәр. Уңыш җыеп алгач, балалар уен формасында яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, аларның тышкы билгеләрен, тәм аермаларын һәм сәламәтлеккә файдасын ныгытырга булдылар.

Балалар табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, «Түтәлдә нәрсә үсә?» уенын һәм лото уйнадылар.

Мондый дәресләр балаларны экологик тәрбияләүгә ярдәм итә: балалар табигатьне сакларга өйрәнәләр. Моннан тыш, мондый чаралар вакытында кешенең табигать объектлары белән үзара бәйләнеше турында күзаллау формалаша, әйләнә-тирә дөньяга танып белү кызыксынуы, коммуникатив күнекмәләр, визуаль хәтер, игътибар, логик фикерләү, сүзлек запасы үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International