Минзәлә интернат-йорты өлкәннәр өчен виртуаль экскурсия уздырды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Минзәләдә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль тернәкләндерү белгече Татарстан башкаласы – Казан буйлап виртуаль экскурсия үткәргән. Олы яшьтәге кешеләрнең һәрвакыт сәяхәткә чыгу мөмкинлеге юк, шуңа күрә виртуаль сәяхәт кыска вакыт эчендә кызыклы урыннарга бару, күп нәрсәне белү өчен уникаль мөмкинлек.

Чара барышында яшәүчеләр Казан шәһәренең истәлекле урыннары, тарихи һәм заманча архитектура биналары, кызыклы һәйкәлләр, матур урамнар белән таныштылар.

Сәяхәт ахырында социаль хезмәт алучылар виртуаль экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм ешрак «сәяхәт» итергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International