Татарстан «Дөрес юнәлеш»тә хәрәкәт итә

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Республикада авыр тормыш хәленә юлыккан кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Социаль координатор» проекты эшли башлады.

Проект Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән «Дөрес юнәлеш» медицина ярдәмен эзләү хәйрия хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2025 елның гыйнварыннан «Социаль координатор» бөтен ил буенча эшли башлаячак. Бүгенге көндә проект 4 пилот төбәктә: Татарстан, Якутия, Самара һәм Ярославль өлкәләрендә тормышка ашырыла.

Проект буенча, регионда яшәүчеләр түбәндәге юнәлешләр буенча ярдәм ала алалар: медицина ярдәме, эшкә урнашу, өйдә тәрбия, уңайлы мохит, мәгариф.

8 800 303 303 0 номеры буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать иткәннән соң белгечләр профильле дәүләт структураларын һәм коммерцияле булмаган оешмаларны җәлеп итеп, проблеманы бушлай хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Гражданинның проблемаларын хәл итү буенча белгеч эше аларга кирәкле ярдәм алганчыга кадәр дәвам итәчәк.

«Катлаулы вәзгыятькә эләккәч, кеше еш кына үз проблемасы белән ялгыз кала. Дәүләттән нинди ярдәм алырга мөмкин булуын белми, хәйрия фондлары эше белән таныш түгел. Без исә хәлдән чыгу өчен барлык мөмкинлекләрне табарга булышабыз. Моның өчен төбәктә һәр конкрет очрак өстендә бергәләп эшләү һәм оптималь карар эзләү өчен дәүләт структуралары һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре кергән команда формалаша», – дип сөйләде «Дөрес юнәлеш» медицина ярдәмен эзләү хәйрия хезмәте генераль директоры Антон Яремчук.

«Кайнар линия»гә инвалид кешеләр, балалар йортларын тәмамлаучылар, инвалид бала тәрбияләүче ата-ана (опекун) мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International