«Яшүсмер – 2022» профилактик операциясе кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне өйләренә барып тикшергәннәр.
Гаиләләргә бару балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерү, автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру, шулай ук аларның эшкә яраклылыгын тикшерү өчен узды.
Әлеге рейдка опека һәм попечительлек секторы хезмәткәрләре дә актив җәлеп ителде: алар белән берлектә балаларның яңа уку елына әзерлеген ачыклау максатыннан чыгулар оештырылды.
Рейд барышында киләсе уку елында мәктәпләрдә белем алачак барлык балигъ булмаган балаларның канцелярия һәм мәктәп кирәк-яраклары булуы, ата-аналар тарафыннан мәктәп һәм спорт формалары сатып алынуы ачыкланды.
2022 елда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 3 бала беренче сыйныфка бара. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясен уздыру кысаларында булачак беренче сыйныф укучылары учреждение хезмәткәрләренең хәйрия ярдәме белән букчалар алдылар.
Социаль куркыныч хәлдә булган барлык гаиләләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылды.