Татарстан Республикасы 2021 елда хезмәт базары торышы буенча төп күрсәткечләр максималь бәяләүгә якын булган Россиянең биш төбәге исемлегенә керде.
Илдә хезмәт базарын РИА Рейтинг белгечләре бәяләделәр.
Тикшеренүләрнең нигезенә хезмәт хакын, хезмәт шартларын, мәшгульлек, шулай ук хезмәт базарының сыешлыгын характерлаучы баллар алынган. Рейтинг бердән 100 кадәр балл нигезендә бәяләнде.
Масштаблы тикшеренү нәтиҗәләре буенча беренче урында Мәскәү булды: Россия башкаласы 92,7 балл җыйды.
Рейтинг лидерлары бишлегендә – Санкт-Петербург (96,5), Мәскәү өлкәсе (86,5), Ханты-Манси автономияле округы (77,6) һәм Татарстан Республикасы (76,9).
Соңгы, 85нче урында – Ингушетия Республикасы, ул нибары 7,1 балл җыйды.
Фото: «Татар-информ» МА