Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы гаиләләрдәге балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм оештырганнар.
Баланы мәктәпкә җыю – укучы тәрбияләүче гаиләләр өчен дулкынландыргыч һәм хәвефле чара. Кызганычка каршы, һәр гаиләнең үз баласына кирәкле бөтен әйберне сатып алу мөмкинлеге юк.
Шуңа күрә «Балкыш» хезмәткәрләре район хәйриячеләренә мондый гаиләләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Аларның гозерләрен дә ишеттеләр.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең иганәчеләре – шәхси эшмәкәр Шәвәлиев Айдар Айрат улы, «Хозтовары» ҖЧҖ генераль директоры Хурамшин Фәннур Фәнис улы һәм «Гафэль» ҖЧҖ директоры Галимуллина Эльвира Ринат кызы.
«Спонсорлар ярдәме белән барлык балалар да мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы алды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балаларга уку елына әзерләнүдә конкрет, адреслы ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерә», – дип билгеләп үттеләр «Балкыш» үзәгендә.