Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән максатчан дәресләр Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләренең даими практикасына кертелде.
Әйтик, караучы Татьяна Стригачева көн саен социаль хезмәт алучыларны ачык беседкага чыгара.
Татьяна Стригачева «Пертра» тернәкләндерү тренажерын куллана, ул кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә.
Төрле зурлыктагы, төсле материалдагы детальләрне җыеп, якты пирамидалар төзи башлагач, өлкәннәрнең игътибарлыгы арта, аларның хәрәкәтләре ышанычлырак була башлый.
Мәсәлән, 85 яшьлек Элеонора Галкина һәм 79 яшьлек Валентина Колпакова хәлендә алга китеш күзәтелә.