Спас районында Республика көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Республика көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Социаль хезмәт алучылар алдында район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Ольга Соловьева, Михаил Баландин, Гөлназ Шакирова һәм Рөстәм Холмирзоев музыкаль программаны рус һәм татар телләрендә тәкъдим иттеләр.

«Рус кыры», «Ә син миңа ошыйсың» һ.б. күп кенә җырларны интернат-йорты карамагындагылар артистлар белән бергә җырлады.

Һәр номерны тамашачылар алкышларга күмделәр. «Артистлар булдырдылар! Безнең өчен күңелле җырладылар», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты интернат-йортта яшәүче Зинаида Болтобаева.

Интернат-йорты белгечләре мондый музыкаль очрашуларның өлкән яшьтәге кешеләрнең кәефен күтәрә, хәтердә озак вакытка уңай мизгелләр калдыра, шатланырга ярдәм итә, дип билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International