Алексеевск «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү кысаларында социаль приют тәрбиячесе Виктор Лифанов тәрбияләнүчеләр белән «Өйдә янгын башланган очракта» дигән дәрес-әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә балаларда беренчел янгын сүндерү чаралары турында белемнәрне формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Дәрес башында балалар утның нәрсә икәнен һәм аның белән дөрес эш итмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен искә төшерделәр.
Аннан соң балалар беренчел янгын сүндерү чаралары турында гомуми күзаллаулар алдылар, янгын калканы һәм аның комплектациясе белән таныштылар, янгын килеп чыккан очракта аларны куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында белделәр.
Аннары уен формасында приют карамагындагылар кечкенә генә учакларны сүндереп карадылар.
Материалны ныгыту өчен балалар әлеге тема буенча танып-белү мультфильмын карадылар һәм тәрбияченең сорауларына җавап бирделәр.