«Изгелек»тә фото төшерергә өйрәтәләр

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар Бөтендөнья фотография көненә багышланган мастер-класста катнаштылар.

Әлеге чарада компьютер технологияләре белән бәйле заманча фотография техникасына өйрәттеләр.

Мастер-класс барышында социаль хезмәтләр алучыларга бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Үз көчләрен практикада сынап карау өчен социаль хезмәт алучылар урамда үзәк белгече биремнәрен үтәделәр һәм истә калырлык берничә фото төшерделәр.

Белгеч кәрәзле телефоннан фотоларны компьютерга ничек күчерергә, аларның сыйфатын ничек яхшыртырга, төрле сурәтләрне үзгәртү өчен профессиональ кушымталар турында сөйләде.

Чара социаль хезмәт алучыларда кызыксыну уятты, шулай ук компьютер һәм цифрлы грамоталылыкны үзләштерүгә мотивацияне арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International